Габдулла Тукай «...Мин кулыма Китап алам»

Габдулла
Тукай

«...Мин кулыма
Китап алам»

«Хозур» нәшрият йорты
Казан - 2015

Китапчык Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Респуб­ликасы мөселманнары Диния нәзарәте Экспертлар шу­расының 15-16 нчы номерлы бәяләмәсе белән басарга хупланган.

Төзүчеләре - Ракия Сәйдәшева, Нияз Сабирҗанов.

Тукай Г.

«...Мин кулыма Китап алам» (Искәрмәләр һәм аңлат­малар белән) / Габдулла Тукай. — Казан: Хозур, 1436/2015. — 52 б.

© “Хозур” нәшрият йорты, 2015

ИЯМ БАШ СӘҖДӘГӘ

Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһы Хак!

Аллаһы Әкбәр!» — дим.

Габдулла Тукай

1886 нчы елның апрелендә хәзерге Арча районы Кушла­выч авылында Мөхәммәтгариф мулла һәм аның җәмәгате Бибимәмдүдә гаиләсендә бер ир бала дөньяга аваз сала. Ба­лага Габдулла дип исем кушалар.

Бик кызганыч, бала зур тормыш сынаулары аша уза. 1890 нчы елда дүрт яшьлек Габдулла әтисе белән әнисе вафатыннан соң ятим кала. Берничә ел төрле гаиләләрдә тәрбияләнергә мәҗбүр була. Иң тәэсирле балачак еллары Кырлай дигән авыл белән бәйле. Ул биредә Сәгъди абзый гаиләсендә 1895 нче елның көзенә хәтле яши. Әлеге чорны Габдулла Тукай үзенең автобиографик «Исемдә калганнар» повестенда болай сурәтли: «Бу Кырлай авылы минем дөнья­га иң элек күзем ачылган урыным».

«Күзем ачылган» — нинди мәгънәдә әйтелгән икән бу сүзләр? Әйдәгез, янә шагыйрьнең язмыш сәхифәләренә күз салыйк. Бәлки анда бу сорауга җавап та табарбыз. Моның өчен «Туган авыл» исемле шигырен карап үтик.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,

Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Әйе, Кырлайда Габдулла сабакка йөри башлый. Без күнеккән хәзерге мәктәпкә түгел, мулла йортына. Анда абыстай кул астында хәрефләр танырга һәм укый-язарга өйрәнә. Ул заманда яшәгән мәшһүр дин белгече һәм яз­учы Ризаэтдин бине Фәхретдин үзенең «Җәвамигуль-кә-

лим шәрхе» китабында бу хәлгә болай бәя бирә: «Бездә ярлы мәхәлләләрнең ярлы муллалары вә мәзиннәре үз мәхәлләләрендә булган ислам балаларын үз өйләрендә җыеп укытып килделәр. Шулай итеп ислам горефләрен, ислам әдәпләрен оныттырмаска тырыштылар».

Янә «Исемдә калганнар»га мөрәҗәгать итик: «Бер көнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абы­стайга укырга илтәчәкләрен миңа мәгълум иттеләр...» Шулай итеп, Габдулла Кырлайда дин сабакларына йөри башлый. «Иң элек абыстайга, соңыннан мәдрәсә­гә бирделәр». Әтисе белән әнисе ягыннан җиде буын муллалар нәселеннән булган Габдулла сабакларны тиз, яхшы үзләштерә. «Мин мәдрәсәдә «Һәфтияк» иҗеген вә сүрәсен бик тиз белгәч «Бәдавам», «Кисекбаш»ларга кердем. Үземнең сабагымны тиз белеп, миңа күп вакыт тик торырга туры килгәнгә миңа өйрәтергә үземнән наданырак балаларны да бирә башладылар» («Исемдә калганнар»).

1895 нче елда Габдулланы җизнәсе Галиаскәр Госма- нов тәрбияләү нияте белән Җаек (хәзерге Уральски) каласына алдырта. Урал таулары янында урнашкан Җа- екта булачак шагыйрьнең унике ел гомере уза. Бу еллар Габдулла Тукайның шәхес буларак формалашу еллары була. Габдулла анда күчеп килгәч тә аны җизнәсе «Мо- тыйгия» мәдрәсәсенә укырга бирә. Шунда ук ул Русская школада дәресләр ала башлый, русча укырга-язарга өй­рәнә, бөек рус әдәбияты белән таныша. Рус язучылары- ның әсәрләреннән үрнәкләр соңрак аның иҗатында да сизелә башлый. Мәдрәсәдә шәкертләр көнчыгыш әдә­бияты классикларының иҗатын да өйрәнә. Нәтиҗәдә, Габдулла гарәп, фарсы, төрек телләрен үзләштерә. Ә иң кыйммәтле белем — дин белеме була: Коръән, Пәй­гамбәребез галәйһиссәламнең сөннәте. Алар аның рухи хәзинәсенә әверелә. Башлап язылган шигырьләреннән берсен — «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты»н карап үтик.

Төшә искә гарәфә кич яткан чагым,

Уйлап: «Кайчан таң?» — дип, ул атмаган таңым;

Тәти читек, тәти күлмәк-ыштаннарны

Баш астыма өеп куеп яткан чагым.

Соңыннан 1908 нче елда — «Тәәссер», «Бәйрәм бүген», 1909 нчы елда — «Васыятем», «Китап», «Ана догасы», «Таян Аллага», 1910 нчы елда — «Мигъраҗ», 1911 нче елда «Кадер кич» һ. б. дөнья күрә.

Ялсыз эшләү, ягылмаган салкын бүлмәләрдә яшәү ша­гыйрьнең сәламәтлеген нык какшата. 5 нче март, 1913 нче санә датасы белән чыккан «Ялт-йолт» җурналында Габдулла Тукай: «Могътәбәр табибләрнең катгый киңәше вә карар­ларына буйсынып Казанның Клячкин шифаханәсенә ке­реп яттым», — дип белдерә. Шунда ук ул «Уянгач беренче эшем» исемле мәкаләсен дә бастыра. Анда түбәндәге юллар бирелә: «1913 нче ел, менә мин уяндым, инде мәңге йокла­маска дип уяндым». Г.Тукайның бу әсәрен киләчәк буын укучыларына мөрәҗәгате дип тә кабул итеп була. «Әй, җир йөзендәге төрек баласы, галимме син, хәкимме син, пади­шаһмы син, теләнчеме син, инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син, кем булсаң да мин сиңа такмак ки­табымны мәгальифтихар итә алам. Фә иннә мәгаль гусри юсра (Авырлык соңында җиңеллек була).

Тиз арада үзем браковать итмәгән, үзем яраткан ши­гырьләрдән җыеп 400 сәхифәле зурлыгында рәсемле бер мәҗмүга чыгарырга карар бирдем. Валлаһел муаффикъ (Аллаһ — теләккә ирештерүче)».

Ул шигырьләр арасында бу китапта китерелгән унбиш шигырь дә була.

Ракия Сәйдәшева

БӘЙРӘМ ВӘ САБЫЙЛЫК ВАКЫТЫ

Сабый вактын сагынмакта һәр шагыйрь дә,
Ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә;

Бәйрәм җитсә, минем дә исемә төшә:
Уйнамакчы булам сыйбъян1 берлән бергә.

Төшә искә гарәфә кич яткан чагым,
Уйлап: «Кайчан таң?» — дип, ул атмаган таңым;

Тәти читек, тәти күлмәк-ыштаннарны
Баш астыма өеп куеп яткан чагым;

Таң алдыннан яңлыш йоклап киткән чагым,
Төшемдә дә нурлы бәйрәм көткән чагым;

Әнкәемнең тавышлары колагымда:
«Гает җитте, тор, аппагым! Тор, аппагым!»

Таң аткачдин урам буе чапкан чагым,
Мәгъсуманә[1] [2] ләззәт, хозур тапкан чагым;

Корбан ите, төрле тәмле аш өстенә,
Гает укып, көлә-көлә кайткан чагым. —

Уйласаң ул якты көнне, килә күз яшь;
Хозур ла соң! Инсан[3] өчен бу хәл, бу яшь!
Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага,
Әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш!

Тәңре! Чигерче яшемне, синнән сорыйм;
Теләгемне синнән сормый, кемнән сорыйм;

Бәйрәм көнне генә сабый булып торыйм,
Рәхәтләнеп, сикреп, көлеп, уйнап йөрим!

ТӘӘССЕР1
(Лермонтовның «Молитва» серләүхәле[4] [5] шигыренә тәкълид[6])

Гомернең иң читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән,—
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Оча дилдән[7] бөтен шик-шөбһәләр,
һәм мин җылый башлыйм:

Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм.

Бөтенләй сафлана күңлем; укыйм иман, булам мөэмин;

Килә рәхәт җиңеллекләр: хәлас булам[8] авыр йөкдин.

Ходайа! Син тыйган эшләр тәмам әкътагъ вә әбтәр[9], дим;
Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһе хак! Аллаһе әкбәр!» — дим.

 

БӘЙРӘМ БҮГЕН!

 

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бөр мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;

Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:
Ислемай сөрткән икән дөнья! Дидем: бәйрәм бүген!

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:
Күңле нечкәргән! Дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

ВАСЫЯТЕМ

Кайт, и нәфсе мотмәиннәм1! Бар, юнәл, кит Тәңреңә;
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә.

Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтеңез:
Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә.

Әһле тәкфир[10] [11] бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем: Күр, нә рәсмә[12] тулган иман берлә Коръән садремә[13]!

КИТАП
(Аз гынасы русчадан)

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, —

Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның изге сәхифәләрен1 актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәткүче йолдызым;

Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем;

Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм[14] [15] мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;

Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмид берлән карый башлыйм булачакка.

ТУГАН АВЫЛ

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

ТУГАН ТЕЛ

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

АНА ДОГАСЫ

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сәхралар тора балкып.

Авыл тын. Иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга1 талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;

Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә[16] [17] ул шунда үз угълын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде[18] сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мескинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;

Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?

ТАЯН АЛЛАГА

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!

Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;

Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.

Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;

Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә1!

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!

ЗУР БӘШАРӘТ!

(Рәхмәте илаһия гомуми[19] [20])

Бәшарәт[21] сезгә, и әһле Петербург!

Шулай ук сезгә дә, әһле[22] Нью-Йорк!

Бәшарәт сезгә дә, и Берлин әһле!
Шулай ук сезгә шатлык, Лондон әһле!

Бәшарәт сезгә дә, карсак японнар!

Бәшарәт сезгә, чиннәр[23] һәм дә финнәр!

Беләмсез, калмыйсыз сез утта мәңге,—
Алыр сезне йолып Муса әфәнде!

МИГЪРАҖ1

Ярты төн булган чагында, китте Мәккә ялтырап:
Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер пырак[24] [25].

Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде[26], дип: «Йа Рәсүл,
Хак Тәгалә хәзрәте тәгъйинләде[27] бу кич вөсул.

Мөнтәзыйрләр[28], ля мәкяннәр[29], бар мәляикләр[30] сиңа,
Гарше әгъля[31] килде, атлансаң, аягың астына».

Садрулды[32] шул вакытта Хактан әмер: көн фәякүн[33] [34]!

Шундый изге йөк белән гаршулды күкләргә рәуан11!

Дөньяда һәр нәрсә дә үз аслына бер әйләнә:
Ашты кодрәтлә сәмавәткә[35] бу кич Коръән янә.

Бәхре вәхдәт1 асты-өсткә килде шунда, кайнады,
Бетте, мәхү улды зәмин[36] [37], һәм дә замана калмады.

Калмады сурәт, бары тәбдил ителде[38] мәгънәгә;
Әүрелеп мәгънәгә, дөнья сәҗдә кыйлды Мәүләгә[39].

Күрде Алланы пәйгамбәр, сәҗдә кыйлды, баш иде;
Ушбу җир булды бөтен мәсҗедләрең дә мәсҗеде.

Булды саф-саф, кыйлдылар сәҗдә мәляикләр бары;
Җәмгулып һәрбер нәби[40], Муса вә Гайса җаннары.
Булды заһир[41], белмәделәр җир йөзе мөнкирләре[42]:
Монда габдият[43], гыйбадәтнең илаһи серләре.

Үтмәде керпек кагып та күз ачып йомган заман,
Мәккәгә иңде, фирашы[44] җып-җылы ирде һаман.

Нә саташмак, нә гөман[45] бу, нә хыял, нә төш иде, -
Бер илаһи вакыйга, могъҗиз вә серле эш иде.

ЧИТЕН ХӘЛ

Ни була тугъмак сыйратын кичмәсәм,
Бу ачы гомрем шәрабен эчмәсәм?!

Әйләнә бит, үтми, бетми гомре дә! —
Җәй килә утлар чәчеп, син кышласаң.

Ардым инде, кайда актык мәүкыйфем1?
Җилкенәмен — бер басарга өч басам.

Каршыма чыкма, кояш, син — канлы тап!
Ак кәфендәй син җәелмә өсткә, таң!

Катле нәфситсәм[46] [47], Ходайдан куркамын,
Ләкми чир, аурып та булмый, ичмасам!

КАДЕР КИЧ
(Сүрәи кадердән)

Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.

Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте;

Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы[48] шәүләсе.

Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, —
Бер кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк.

Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух1;
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ.

Ул мәлаикләр[49] [50] җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын.

Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр,
Ул мәлаик гарше-көрсине[51] бизәр һәм энҗеләр.

Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям[52];
Тик диерләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлям!»

ВАЛЛАҺИ

Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи,
Бәхте барлар кырда җәйли, валлаһи!

Ак күмәч берлән ашарлык саф һава;
Җир яшел; кошлар да сайрый, валлаһи!

Ак болыт, күчмә казакълардай күчеп,
Бер кунышлык күкне сайлый, валлаһи!

Аз гына бер җил исү берлән, үлән
Җирдә уйный кайный-кайный, валлаһи!

ХӘСТӘ ХӘЛЕ

Көн туа. Һәр көнне хикмәт, мәгънәдән буш эш күрәм;
Күз йомалмыйм төн буе, йомсам — коточкыч төш күрәм.

Юк янымда чын кеше, булганда да — мин чит күрәм;
Белмәдем капшап, фәкать һәр йөздә кәгазь бит күрәм.

Бетте иман, мәрхәмәт, шәфкать, мәхәббәткә тәмам;

Бәйле корбанлык кеби, алда кызыл кан, ит күрәм.

Бар хәятым салкыныннан туңды җан, катты күңел;

Һәр ягында бар җиһанның зәмһәрирдән1 чик күрәм.

Кышта очкан күбәләк төсле гүзәл кызлар миңа;
«Ник йөриләр?» — дим, кирәксез бер чуарлык дип күрәм.

Җиргә нык басмыйм — аяк астымда йомшаклык күрәм;

И үлем! Мин синдә бер хәсрәт вә бер шатлык күрәм.

Акмый тышка мәгънәләр — кипкән күңелнең чишмәсе;

Калган урнында һәлакәт чокры, баткаклык күрәм.

Юк нәҗат[53] [54], фикрем чөерсәм дә үземнән үзгәгә;
Козгын — ислам гәүдәсендә, кәгъбәсендә пот күрәм.

Тик болай бер аурумынмы? Әллә Обломовтамы[55]?

Көн саен йөз сулса сулсын, җанда ник кытлык күрәм?!

Ауру җанның бишмәте-тәнне дәваның төрлесе
Берлә һәр көнне ямыйм, иртән тагын ертык күрәм.

Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,
Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм!

ДАҺИГӘ

Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн; Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын.

Гайрәт иттең, армый-талмый йөрдең ушбу юлда син,
Чын сөбатлә[56] алга бардың, бакмый уңга-сулга син.

Мин әле хәйран һаман да, белмәдем ни булганын;
Нәрсәгә артка карыйсың, утка калгач бер адым?

Ялтырау күрдеңме артта? Ут түгел ул — алтын ул;

Юк мөкаддәс нур да анда, юк җылылык — салкын ул.

Изге юлны һәрвакыт алдап шулай кыскарта ул,
Син сатылмассыңмы дип, фикрең үзенә тарта ул.

Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табыла табылса — Алла ул!

ЛОКМАН ХӘКИМ1 СҮЗЛӘРЕ

Һәр каплан тиресе кигәнне батыр димә!

Сабыр — шатлык ачкычы, ашыгу — үкенеч ачкычы.

Оятсыз хатын тозсыз аш кебидер.

Ахмакның күңеле авызында, Гакыллының теле күңелендә.

Тере эт үлгән арысланнан яхшырактыр.

Берәү сиңа берәүне килеп яманласа,

Бел ки, сине аңа барып яманлар.

Ике кеше туймас: берсе —мал эстәүче, икенчесе — гый­лем эстәүче.

Өч нәрсә өч урында беленер: батырның көче — сугышта, хәкимнең хикмәте — ачу вакытында, дустның дустлыгы — кара көндә.

Иманнан соңра бер дуст тап; аның өчен2 яхшы дустның мисалы хөрмә агачы кебидер: әгәр хөрмә агачының тө­бенә утырсаң — күләнкәләндерер, утынга яксаң — җылы­тыр, хөрмәсене ашасаң — рәхәтләндерер.

Ике кылыч бер кыныга сыймас.

Гыйлемсез галим — ягъмурсыз3 болыттыр.

Хәким — философ.

Аның өчен — «чөнки» мәгънәсендә.

Ягъмур — яңгыр.

Галим җаһилне1 таный, аның өчен ул бер заман үзе җаһил иде. Әмма җаһил галимне танымый, аның өчен ул бер заманда да галим булганы юк.

Сабырсыз булгач, зарланмый чара юк.

Бу көн бетерә алырлык эшне иртәгә калдырма.

Берәү начар эшне мактаса, бел ки — ул аны кыйлган.

Курыккан кешеңнән бигрәк курыкмаган кешеңнән курык.

Галимнәр берлә сохбәттәш[57] [58] булырга тырыш: на­дан булсаң — үгрәтерләр; галим булсаң — гыйлемеңне арттырырлар.

Бер дә кимчелексез дуст эзләгәнгә — дуст юк.

Саран байлар җөк-җөк алтын төягән ишәкләрнең салам ашап торганнарына охшыйдыр.

Ахмакта алты төрле хасият бар: җук нәрсәгә ачулана, файдасыз сөйли, һәр кешегә ышана, дошман илә дустны аермый, кирәкмәгән урынга акча түгә, сорамыйча беленә торган нәрсәне сорый.

Сүз авызыңнан чыкмас борын сүзгә син хуҗа, сүз авы­зыңнан ычкынгач — ул сиңа хуҗа.

Туган җиреннән кузгалмаган галим мәгъдәннән[59] кузгал­маган алтын кебидер.

Ялкаулык, күп йокламак — һәр икесе Алладан ера­клаштырырлар вә фәкыйрьлек китерерләр.

Ике нәрсәнең кадере беткәч беленер: яшьлек, сәламәтлек.

Юлга чыкмастан борын — юлдаш сора, йорт алмастан бо­рын — күрше сора.

Көнчелек бер авырудыр, хәсәд1 — һәлак булмыйча, мак­суд үлмичә заил булмас2.

Өч нәрсә берлән ирләр имтихан кыйлыныр: 1. мал; 2. дәрәҗә; 3. кайгы.

Адәмнәрнең зәгыйфьрәге сер яшермәктә зәгыйфьтер, куәтлерәге — ачу йотканыдыр, сабырлырагы — фәкыйрь­леген яшергәнедер, баерагы — барына канәгать иткәнедер.

Үзе кыйлмыйча, кешеләрне изгелеккә өндәгән кеше ку­лына шәм тотып, шәмне үзе күрмичә, кешеләргә якты күр­сәтеп торган сукырга охшыйдыр.

Дөнья әһеле — бер көймәгә менеп агып баралар, вә­халәнки3 үзләре йоклыйлар.

Гадел солтан, тугъры казый4, белгеч табиб5, агым су, ко­рылган базар булмаган җирдә тормак тиеш түгелдер.

Һәр кош үз тавышы илә ләззәтләнер.

Хәсәд — көнчелек.

Заил булмас — юкка чыкмас.

Вәхаләнки — чынында, гамәлдә.

Казый — судья.

Табиб — врач, доктор.

Бу рисаләнең хәзерге заманымыз өчен ул кадәр әһәмия­те булмаса да, яшь вакытта тәртип итдекем өчен, бер ядкяр калсын дип, мәйдане интишарә куйдым[60].

ИСКӘРМӘЛӘР ҺӘМ АҢЛАТМАЛАР

«Бәйрәм вә сабыйлык вакыты». «Әлислах»ның 1908 елгы 1 гыйнвар (13 нче) санында «Гъ.Т.» имзасы белән «Габдулла Тукаев диваны»на кертелгән. «Фөрьяд» шигыре белән янәшә нәшер ителгән. Текст «Әлислах»тан алынган.

Гарәфә кич - Корбан бәйрәме алды киче. Бу исем Мәккә шәһәреннән егерме чакрым төньяккарак урнашкан, озынлыгы 11-12, киңлеге 6,5 чакрым чамасы булган Гарәфәт тавы атамасыннан алынган. Ислам дине ышанулары буенча, оҗмахтан куылган Адәм белән Хаува нәкъ шул тауда очрашканнар. Мөселман дине кабул ителгәнче, тауның исеме Һилал дип йөртелгән, һәм ул мәҗүсиләр­нең гыйбадәт кылу урыны булып исәпләнгән. Бүген исә Гарәфәт тавы — фәкать мөселманнарның изге хаҗ йолаларын башкара торган җире, бәйрәмнәр үт­кәрү урыны.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Академик басма. 1 т.: ши­гъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров,

З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 407 б.).

«Тәәссер». «Әлислах»ның 1908 елгы 21 гыйнвар (16 нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Газетада «Төрекчәдән» һәм (***) белән, «Габдулла Ту­каев диваны»нда (1908) исә «Янә» шигыреннән соң нәшер ителгән. «Әлислах»та «Лермонтовның «Молитва» сәрләухәле шигыренә тәкълид» дип, «Диван»да «Лермонтовтан тәкълид» дип кенә куелган.

Тукай күңел төшенкелеге вакытында еш кына Лермонтовның шушындый әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Күренекле рус шагыйре кичергән кебек үк киче­решләр, каршылыклар эчендә яшәве, иҗат итүе ике шагыйрьне рухи яктан берләштерә һәм күпмедер дәрәҗәдә аларда рухи якынлык барлыгы турында да сөйли.

Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан (1908) алынган.

Лермонтовның «Молитва» (1839) шигыре түбәндәгечә:

В минуту жизни трудную

Теснится ль в сердце грусть:

Одну молитву чудную

Твержу я наизусть.

Есть сила благодатная

В созвучье слов живых,

И дышит непонятная,

Святая прелесть в них.

С души как бремя скатится,

Сомненье далеко

- И верится, и плачется,

И так легко, легко...

Бу шигырь басылып чыгу уңае белән Вәкыйф Суксуви (Җөлал) «Идел» газета­сының 1910 елгы 6 апрель (244 нче) санында «Тәфәккер» исемле шигырь басты­рган. Ул түбәндәгечә башлана:

Күңел төшкән чагында тез бөгеп мин утырыр булсам,

Йә Коръән, йә хәдисне тагать (буйсыну) илән мин укыр булсам,

Тирән, киң Хакны, хикмәт чишмәсенең барлыгын күрәм,

Хисапсыз сер вә фәнләр суының ташканныгын күрәм.:

Хокук һәм дә сәясәт диңгезенә мин чумам бердән,

Элекдән лаө булып калган күңелне пакь кыйлам тирдән.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Академик басма. 1 т.: ши­гъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 407 б.).

«Бәйрәм бүген!» «Әлислах»ның 1908 елгы 13 октябрь (48 нче) санын­да «Төлке һәм йөзем җимеше» исемле мәсәл белән бергә «Г.Тукай» имза­сы астында басылган, «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән. «Ди- ван»нан алып, аны Петербургта нәшер ителгән «Нур» газетасы да (1910, 29 ноябрь) күчереп баса. «Әлислах»та икенче юл «Нәрсәдән бу? — Билгеле, бәй­рәм бүген, бәйрәм бүген» рәвешендә килә.

Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген - Тукай бу урында мөселманнарның изге бәй­рәме - Ураза гаетен искә ала. Бәйрәм 1908 елда 1-2 октябрь көннәренә туры килгән.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Академик басма. 1 т.: ши­гъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 407 б.).

«Васыятем». «Әлислах»ның 1909 елгы 10 февраль (60 нчы) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «3 нче дәфтәр»нең 2 нче басмасына (1909), аннары «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Икетомлыкның 1 нче томында (1943) чыккан.

Текст «Әдәбият»тан алынган.

Шигырь 1909 елның гыйнвар ахырында Тукайның «Актык сүзләр» дигән фе­льетоны белән бер үк вакытта язылган; аларның матбугатта чыгу аралары ун көн генә.

Соңгы дүрт юлы, эпиграф рәвешендә, М.Бигиев язган «Рәхмәте илаһия гому- мияте хакында борһаннары» исемле мәкалә алдыннан да бирелгән**(**Шура. 1910. № 1.11 б.).

Тукай үлгәч, «Васыятем»шигыренең баштагы ике юлы шагыйрьнең үз васы­яте буенча табуты өстенә ак ефәк тасмага язып эленә.

Әлеге шигырь кулъязмасының фотокүчермәсе бүгенге көндә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә саклана (9 ф., 1 тасв., 9 эш).

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Академик басма. 1 т.: ши­гъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 407 б.).

«Китап». «Йолдыз»ның 1909 елгы 3 октябрь (453 нче) санында басылган. «22 сентябрь, 1909 сәнә» дигән дата куелган. Г.Тукайның «Балалар күңеле» (Балалар күңеле. 1 нче җөзьэ. Казан: «Сабах» көтепханәсе; И.Н.Харитонов матбагасы, 1909. Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасы. Алга таба «Балалар күңеле» (1909) дип күрсәтелер.) китабына кертелгән. Текст шуннан алынган.

Китапка «Сабах» ширкәте идарәсеннән «Бер-ике сүз» исеме белән түбән­дәге кереш бирелгән: «Мөгаллимләремез мәктәптә балаларга укытыр өчен язылган шигырьләргә бик мохтаҗ икәнлекләрен күреп, без, шул ихтыяҗны бетерүдә беренче адым уларак, Габдулла әфәнде Тукаевның шушы мәҗмуга­сын мәйданга куябыз.

Тукаевның моңарча басылган мәҗмугаларында да балаларга муафикъ ши­гырьләр булгаласа да, муафикъ булмаганы күбрәктер.

Шунлыктан балаларның фәкать үзләренә махсус бер мәҗмуга ясау кирәк булды.

Моңарча мөгаллимләремезнең аңлыраклары балалар рухына килешер­лек шигырьләр бер дә булмаганга, балаларга бер шигырь дә укытмыйлар вә бикләтмиләр дә иде.

Әмма бәгъзеләре исә, «Беренче сада», «Икенче сада» яисә, Мәҗит Гафуриның «Милли шигырьләр» дигән бер әйбере кеби, балалар белән һич мөнәсәбәте бул­маган шигырьләр белән балаларны саташтыралар иде.

Бу мәҗмуга русларның иң могътәбәр шагыйрьләреннән Плещеев, Майков, Позняков, Федоровларга Габдулла әфәнденең кәмаль муаффәкыять илә икъти­бас вә тәкълид иткән шигырьләреннән гыйбарәт.

Әгәр бу мәҗмугамызга мәгълүм әфәнделәр тарафыннан илтифат әсәре күрелсә, без киләчәктә дә мәҗмугаларны бер-бер артлы мәйданга чыгара торырмыз».

Җыентык «Теркәү дәфтәре» буенча 23 ноябрьдә дөньяга чыга. «Вакыт» га­зетасы үзенең 1 декабрь санында: «Балалар бәхетенә зур бер адым. Шагыйрь Габдулла Тукайның «Балалар күңеле» намендәге әсәреннән 1 нче җөзьэ басылып чыкты», - дип хәбәр бирә.

1910 елның 10 гыйнварында «Йолдыз» газетасының «Яңа әсәрләр» бүлеген­дә Кәбир Бәкернең әлеге җыентыкка бәяләмәсе дә дөнья күрә: «Бездә, мәктә­пләрдә, чын татар телен өйрәтә вә шуның белән бергә гали хиссиятләр ту­дыра торган бер кыйраәт китабы юк иде, - дип яза автор. - Менә алдымда беренче шагыйрьләремездән Тукаев җәнабләренең «Балалар күңеле» исемле шигырьләр мәҗмугасы. Бу мәҗмуганың башыннан алып ахырына кадәр бар шигырьләре дә балалар өчен язылган вә азмы-күпме кирәкле хиссиятләр туды­ра торган, балалар күңеленә азык бирә торган шигырьләрдер. Хосусан «Туган тел» балалар рухына бик якын һәм бик муаффәкыятьле бер рәвештә язылган.

Моңарчы булган уку китапларында көйле әсәрләр зур урын ала. Балалар хәтта бик тәэсирле мәкаләләрне дә «Фазаилеш шөһүр» китабы көенә салып укыйлар һәм бөтен бирә торган тәэсирен җуялар иде. Бу китапка кертелгән шигырьләр исә көйгә килми, чөнки тәэсирле уку үзенә күрә бик зур бер кәмаләт санала торган нәрсә. Шуның өчен мәктәп балаларын тәэсирле укырга да өй­рәтергә кирәк. Бу китап исә шуңа хезмәт итәчәк» (Йолдыз. 1910.10 гыйнвар.).

«Шура» журналының 1910 елның 3 нче санында да «Балалар күңеле» җыен­тыгына кыскача тәкъриз басыла: «Балалар күңеле. Ибтидаи мәктәп балалары укыр өчен мәшһүр шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев тарафыннан язылып, «Са­бах» хәраҗәте илә басылмыштыр. 90 бит».

Тукай «Китап» шигырен рус балалар шагыйре Н.И.Позняковның (1857-1910) «Книга» дигән шигыреннән иҗади файдаланып язган.

Ул оригиналның кайбер строфаларын, чагылган фактларның татар хал­кы тормышына яки үз иҗади рухына туры килмәве аркасында, төшереп калдырган.

Сада - аваз, тавыш.

Могътәбәр - хөрмәтле.

Кәмаль муаффәкыять илә - тулы уңыш белән.

Икътибас вә тәкълид иткән - ияреп һәм файдаланып язылган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Академик басма. 2 т.: шигъ­ри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 384 б.)

«Туган авыл». «Әдәбият»та (1909) басылган. Текст шуннан алынган.

...мин шунда туган... - бу шигырь Тукайның туган авылына (хәзерге Арча районы Кушлавыч авылы) багышлап язылган. Чыннан да, авыл калку урынга салынган, ерак түгел чишмәсе дә бар.

...рәсүлемез Мөхәммәдне. - Ислам диненә нигез салучы Мөхәммәд пәйгамбәр (570 ел тирәсендә туган - 632 елда үлгән).

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Академик басма. 2 т.: шигъ­ри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 384 б.).

«Туган тел». «Балалар күңеле»нең 1 нче (1909) һәм 2 нче (1911) басмала­рында басылган.

Фатих Сәйфи-Казанлы тарафыннан төзелгән Өчтомлыкның 2 нче томын­да (1930) әлеге шигырьнең кулъязмасы турында түбәндәге аңлатма бирелә: «Татар мәдәният йорты янындагы китап палатасында Г.Тукайның ике кулъ­язмасы саклана. Бу кулъязмада Тукай үзенең шигырьләренең тарихын күрсәтеп барган. Киләчәк искәрмәләрдә «кулъязма» дип әйтелсә, шунда саклана торган кулъязма дип белергә кирәк». Хәзерге вакытта бу кулъязмаларның язмышы билгесез. Шигырьнең 6 нчы юлы «Балалар күңеле»нең (1909) 1 нче басмасында «Кечкенәдән тышка чыккан шатлыгым, кайгым минем» дип, кулъязмада һәм

«Балалар күңеле»нең (1911) 2 нче басмасында «Кечкенәдән аңлашылган шат­лыгым, кайгым белән» дип бирелгән.

Текст 2 нче басмадан алынган.

«Балалар күңеле» исемле җыентыгына бирелгән бәяләмәсендә Кәбир Бәкер Тукайның әлеге шигыре турында: ««Туган тел» балалар рухына бик якын һәм бик муаффәкыятьле бер рәвештә язылган», - дип искәртә (Йолдыз. 1910. 19 гыйнвар.).(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисла- мов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 384 б.).

«Ана догасы». «Балалар күңеле»ндә (1909) басылган. Шигырьнең 11 нче юлы кулъязмада: «Агадыр чишмә төсле мескиннең күзләреннән яшь», - дип бирел­гән. Язылу датасы «1909, үктәбер 19» итеп куелган. Текст «Балалар күңелем­нән (1909) алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. — Ка­зан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 384 б.)).

«Таян Аллага». Беренче тапкыр «Яңа кыйраәт»тә (1909) басылган, 2 нче басмасына (1910) һәм «Балалар күңеле»нә (1909, 1911) «Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә» исеме белән кертелгән. Кулъязмада да «Аллаһы.Тәбарәкә вә Тәгалә» дип исемләнеп, язылу датасы «1909, ноябрь» дип куелган. Икетомлыкның 1 нче томына (1943) «Таян Аллага» исеме белән урнаштырылган.

Текст «Балалар күңеле»ннән (1911) алынган, исеме Икетомлыктан (1943) алып куелган.

Шигырь И.С.Никитинның «Молитва дитя» шигыренә бик охшаш. Ул шигырь түбәндәгечә:

Молись, дитя: сомненья камень

Твоей груди не тяготит;

Твоей молитвы чистый пламень

Святой любовию горит.

Молись, дитя: тебе внимает

Творец бесчисленных миров,

И капли слез твоих считает,

И отвечать тебе готов.

Быть может, ангел, твой хранитель,

Все эти слезы соберет.

И их в надзвездную обитель

К престолу Бога отнесет.

Молись, дитя, мужай с летами!

И дай Бог в пору поздних лет

Такими ж светлыми очами

Тебе глядеть на Божий свет!

Но если жизнь тебя измучит,

И ум, и сердце возмутит,

Но если жизнь роптать научит,

Любовь и веру погасит -

Приникни с жаркими слезами,

Креста подножье обойми:

Ты примиришься с небесами,

С самим собою и с людьми.

И вновь тогда из райской сени

Хранитель - ангел твой сойдет,

И за тебя, склонив колени,

Молитву к Богу вознесет.

(1853)

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Академик басма. 2 т.: шигъ­ри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 384 б.).

«Мигъраҗ». «Йолдыз»ның 1910 елгы 13 апрель (527 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «Йолдыз»дан алып «Шура» журналы үзенең 1910 елгы 9 нчы (1 май) санына урнаштырган. «Күңел җимешләре»нә кертелгән.

Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.

Коръәннең «Исра» (17 нче) сүрәсендә Мөхәммәдиең Мәккәдәге әл-Хәрам мә­четеннән Коддестәге әл-Акса мәчетенә Бурак исемле мифик хайванга атла­нып ясаган төнге хыялый сәяхәте һәм аннан яктылык баскычы буенча, Алла белән сөйләшү өчен, күккә ашкан төне - ләйләт әл-Мигъраҗ турында сөйләнә.

Бу могъҗиз вакыйганы истә калдыру нияте белән мөселманнар рәҗәб аеның 27 нче көнендә мигъраҗ төнен искә алалар. Пәйгамбәрнең шушы сөйләгәннәре нигезендә фәрештәләрнең Мөхәммәдне Иерусалимдагы (Коддес) Сөләйман (Со­ломон) сарае кыясына менгерүләре турында риваять туган.

Г.Тукай бу шигырен Коръәннең шушы сүрәсеннән һәм риваятьләрдән файда­ланып язган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Академик басма. 2 т.: шигъ­ри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 384 б.).

«Читен хәл». «Шура»ның 1911 елгы 17 нче (1 сентябрь) санында «Гъ.Т.» им­засы белән басылган, «14 июль, 1911 сәнә» дип куелган. Текст «Җан азыкла- ры»ннан (1912) алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Акаде­мик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. — Ка­зан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 384 б.).

«Кадер кич». «Вакыт»ның 1911 елгы 6 сентябрь (839 нчы) санында «Г.Ту- каев» имзасы белән басылган, аннары «Балалар күңеле»нең 2 нче басмасына (1911), «Җан азыклары»на (1912) кертелгән. Текст «Җан азыклары»ннан алынган.

Шигырьнең язылу тарихы турында күренекле композитор Мансур Мозаф- фаров түбәндәгечә яза: «Бервакыт әнием* Тукайдан: «Менә кадер киче җитә, балаларга җырлар өчен бер шигырь булмасмы синдә, Габдулла?» - дип сорады. Тукай берничә көннән безгә «Бу кадер кич елда бер кич...» дип башлана торган шигырен үз кулы белән язып, чәчәк ябыштырылган открытка китерде. Бу от­крытканы мин 1934-1935 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан фили­алына тапшырдым »**. (*Мөгаллимә, шагыйрә Маһруй Мозаффария. ** Азат хатын. 1988. № 4).

Дөнья әдәбиятында Гете, Һәйне һ.б. шагыйрьләр үз иҗатларында Коръән аятьләренә (ә алар борынгы гарәп телендә шигырь белән язылганнар, шуңа күрә «аять»не руслар «стих» дип йөртәләр) мөрәҗәгать иткән кебек, бөек рус шагыйрьләре Жуковский, Пушкин, Лермонтов һ.б.лар да аңа мөрәҗәгать итми калмаганнар. Бу ике шагыйрьнең «Подражания Корану» дип исемләнгән шигырь

бәйләмнәре бар. Пушкин, мәсәлән, 9 шигырьдән торган шигырь бәйләмендә генә дә Коръәннең 15 кә якын аятен ирекле рәвештә шигырьгә сала. «...многие нравственные истины изложены в Коране сильным и поэтическим образом», - ди Пушкин мөселманнарның изге китабына карата. Коръәннең 5, 21, 24 Һәм 31 нче сүрәләрендәге аерым аятьләргә Нәзыйрәсенең 1 нче строфасына (Земля недвижна; неба своды, Творец, поддержаны тобой, Да не падут на сушь и воды И не подавят нас с собой) Пушкин мондый искәрмә бирә: «Плохая физика; но зато какая смелая поэзия!»

Бу шагыйрьләр кебек, Тукай да үз иҗатында күп тапкырлар Коръәнгә мөрәҗәгать итте. «Кадер кич» шигыре - Коръәндәге «Кадер» дип аталган 97 нче сүрә һәм бүтән сүрәләрдә дә кабатланган аятьләр җыелмасының татарча шигъри яңгырашыннан гыйбарәт. Шунысы кызык: Пушкин кебек үк, Тукай да аять кысасында гына калмый:

Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,

Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын, - дип, әсәргә социаль-гуманистик яңгыраш бирә.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Академик басма. 2 т.: шигъ­ри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 384 б.).

«Валлаһи». — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 45 нче (5 ноябрь) санында «Шүрәле» имзасы белән, «Мәкаләи махсуса» исемле мәкалә ахырында басыл­ган. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.

Шигырь шагыйрьнең Троицк сахрасында кымызда ял итүе уңае белән язылган. Ахырга: «Иштә бу - сахрада беренче көнемдә язылып ташланган бер кәгазьдән алынган җырулар!» - дип искәрмә бирелгән. (Чыганак: Әсәр­ләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөс­нетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 384 б.).

«Хәстә хәле». — «Аң»ның 1913 елгы 3 нче (15 гыйнвар) санында, 33 нче бит­тә «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «12 гыйнвар, 19$8 сәнә» дип куелган. Текст шуннан алынган.

Бу чорда шагыйрьнең саулыгы күзгә күренеп начарлана. Гәрчә ул күп язса, күп эшләсә дә, яшәвенең мәгънәсе турында уйлана, күңелен авыр уйлар биләп ала. Шигырь шушы кичерешләр тәэсирендә язылган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Академик басма. 2 т.: шигъ­ри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 384 б.)).

«Даһигә». — «Аң»ның 1913 елгы4 нче (1 февраль) санында «Г.Тукаев» им­засы белән басылган. Текст шуннан алынган.

Гомере төгәлләнеп килә торган, вафатына ике ай чамасы калган вакыт­та да шагыйрь татар милли-азатлык хәрәкәте турында уйлана һәм газиз халкын колониаль изүдән коткару, аны иҗтимагый-мәдәни яңарышка алып чыгу юлларын эзләгән Даһи образын иҗат итә. Ул чорда андый шәхес Гаяз Исхакый дип аңларга кирәк.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. — Академик басма. 2 т.: ши­гъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисла­мов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 384 б.).

«Зур бәшарәт!». «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 1 нче (15 март) санында «Гөм-берррт» имзасы белән басылган.

Текст «Яшен ташлары»ннан (2) алынган.

1910 елда Муса Бигиевнең «Рәхмәте илаһия гомуми» («Алланың рәхмәте барлык кешегә дә») дигән китабы басылып чыга. Китапта Ходайның рәхмә­те киң булуы, мөселманнарның да, мөселман түгелләрнең дә ахирәттә оҗ­махка керәчәкләре Коръән аятьләре белән ныгытылып сөйләнә. Китап чыгу белән зыялы катлам арасында шау-шу күтәрелә, татар-мөселман газета һәм журналлары, аеруча «Дин вә мәгыйшәт», «Бәянелхак», айлар буе озын-о- зын мәкаләләр бастыралар. Тукай бу шигырендә, «зур сөенеч» дип, шул ки­таптан, аның тирәсендәге шау-шудан көлә. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/ Габдулла Тукай. - Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Га­лимҗанова, З.З.Рәмиев. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. - 384 б.).

Кушымта № 1

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА
ДОГА МОТИВЫ

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият канун­нары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтима- гый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйле- леге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген ка­бул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге белән сугарылган яңа бер алым — Аллаһтан сорау-ялвару, изге теләк — дога рәвешендә формалашкан әсәрләр белән баетуга өлеш керткән.

Дога — «теләк», «теләү», «ялынып сорау», «үтенү» ди­гәнне аңлата. Дога кылучының тәне һәм калебе саф була. Шунлыктан аның күңелендәге иң яшерен теләкләренә, иң нечкә хисләренә дә ачылырга мөмкинлек туа. Ислам ди­нендә Аллаһ белән бәндә арасында арадашчы юк. Бәндә­нең кылган гамәлләрен Аллаһ Үзе күреп тора, шуңа күрә кеше дә үзен һәрвакыт Аллаһ каршында дип хис итә, теләкләрен дә Аңа үзе җиткерә. Хисле, нечкә күңелле, саф җанлы, эчкерсез, шул ук вакытта бик туры гамәлле дә булган Тукай, билгеле, үзенең һәр эшен Аллаһ хөкеменә тапшыра. Күңелендә туган ризасызлык, үкенечләрен дә, җаны гарешкә омтылырлык канәгатьлек кичергәндә дә ул Аллаһка мөрәҗәгать итә. Шунлыктан аның шигъриятендә дога жанры шагыйрьнең идея-эстетик карашларын, лирик хисләрен укучыга җиткерүнең бер алымы булып тора. Дога кылучының күңел сафлыгы, үзен Аллаһ белән икәүдән- икәү генә дип хис итүе, аңа күңелендәге иң тирән, иң садә, иң яшертен серләрен ачарга ярдәм итә. Мондый әсәрләр шагыйрьнең җан авазын укучыга җиткерергә булыша. Бу — Тукай иҗатында төрлечә гәүдәләнеш ала. Берен­чедән, аның рус халкының бөек шагыйрьләре — Пушкин

ззЧ?

белән Лермонтовка бөтен гомере буена хөрмәт белән ка­равы, иҗатларын үрнәк итеп алып, аларның әсәрләренә иярүләр язуы белән аңлатыла. Үз чиратында А.С. Пушкин һәм М.Ю. Лермонтовның да мөселман мәдәнияте йогын­тысын кичерүләре, Коръән белән рухланып иҗат итүләре мәгълүм. 1824 елда А.С. Пушкинның «Коръәнгә иярүләр»е («Подражания Корану») циклы басылып чыга. Үзенең ос­тазы итеп күргән, аның истәлегенә шигырьләр багышла­ган, әсәрләрен тәрҗемә иткән Тукай да Пушкинның әлеге шигъри бәйләме белән таныш булган, әлбәттә. Ә шулай да рус әдәбиятындагы дини мотивларга бәйләнешле әсәр­ләргә мөрәҗәгать иткәндә аның күңеле М.Ю. Лермонтов әсәрләренә тартыла. Мәсәлән, «Тәәссер» әсәре. Тукай үзе бу шигырен «Лермонтовның «Молитва» сәрләүхәле шигы­ренә тәкълид (иярү)» дип күрсәтә. Димәк, дога мотивын ул бөек рус шагыйреннән, аңа иярү аша кабул итә. Әмма Тукай монда да эчке сизгерлек, рухи тоемлау белән үзен­чә эшкәртә, мөселманлаштыра дияргә була. Ике шигырьне янәшә куйганда бу бик ачык сизелә:

Гомеремнең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында, Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында, Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗәиб сүрә Коръәннән, - Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

В минуту жизни трудную теснится ль в сердце грусть: Одну молитву чудную твержу я наизусть.

Есть сила благодатная в созвучье слов живых, И дышит непонятная святая прелесть в них.

Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин елый башлыйм: Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм.

С души как бремя скатится, сомненье далеко - И верится, и плачется, и так легко, легко...

Тукай әле моның белән генә чикләнми:

Бөтенләй сафлана күңелем; укыйм иман, булам мөэмин;

Килә рәхәт җиңеллекләр: хәлас булам авыр йөкдин.

Ходайа! Син тыйган эшләр тәмам әкътагъ вә әбтәр, дим;

Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһы хак! Аллаһы әкбәр!» — дим,

- дип, «дога» йоласының барлык таләпләрен дә сурәтләп (Коръәннән сүрә уку, күңелеңне сафландырып, барлык дө­нья гаменнән аерылып сәждәгә баш ию), шигырьне изге дога сүзләре белән тәмамлый.

«Ана догасы» әсәрендә шулай ук теләк теләүченең тулы дога йоласын башкаруы сурәтләнгән. Шигырьдәге «ястүен­нән соңра» дигән гыйбарә дога йоласының бөтен шарт­лары үтәлүенә ишарә булып тора. Димәк, теләк теләүче пакьләнеп, Коръән аятьләрен укып, тәсбих тартып башта Аллаһны олылый (намаз укый), аннан соң Аңа үзенең теләкләрен ирештерә — газиз улына бәхет сорый:

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык

Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңелен арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз углын:

«Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз улым!»

Шунда ук шагыйрь: «Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?» — дип, карчыкка теләктәшлеген дә бел­дереп куя.

Тулы дога тексты белән без шулай ук Г.Тукайның туган­нарына, якыннарына язган хатларда очрашабыз. Мәсәлән, 1902 елда һәм 1903 елның 30 июнендә Уральскидан Өчиле- гә апасы Саҗидәгә язган хатыннан өзекләр: «...Алла риза булсын, гомерегез озын булып, байлыгыгыз һәм бәхете­гез көннән-көн артып торсын» яки «Хәзер дә атам-анама һаман Коръән укып торам, Мәүлам кабул итсен. Хәерле гомерләреңезне теләп язгучы талибел-гыйлем Габдулла». 26 апрельдә (1904 ел) туганнары Абдулловларга язган хаты

тагын да үзенчәлеклерәк. Бу хат тексты эченә ул ахун Мо­тыйгулла хәзрәт һәм Сибгатулла хәзрәт мәхдүмнәрнең укыган дога текстын урнаштырган: «...Сезләрнең хәзер җибәргән ун рубляне күрсәткән идем, бу рәвешчә кычкы­рып сезләргә хәер-дога кылдылар: «Ярабби илаһи, ушбу ятим шәкертнең хәленә мәрхәмәт кыйлып, акча җибәргән Гурьев байларның күңелләрен һәрвакыт шат кыйл вә ул җумартларның дошманнарын мәкъһур әйләп, йөзләрен түбән капла, вә һәм ул байлар солтаны Абдулловларны бө­тен җир йөзенә мәшһүр вә данлыклы кыйл, вә янә һәртөр­ле бәла вә казалардан үзең сакла вә җирләрне җәннәт кыйл. Ярабби яүме кыямәттә кояш сөңге озынлыгы якын килеп, халыкның миләрен кайнатып, бәгырьләрен көйдердектә, бу җумартларны гарше күләгәсендә күләгәләндер!»

Хатлар турында сүз кузгалуга шуны әйтәсе килә: алар- да әдип күңелендәге иң саф, садә, ихлас, шул ук вакытта ачынулы хисләр чагылыш тапкан. Шунда ук аларда Аллаһ исеме белән башлау, Аллаһка мөрәҗәгать, теләк, Коръән аятьләреннән булган өзекләрнең шактый күп булуы Тука­ебызның ислам диненә булган ихласлылыгының тагын бер дәлиле булып тора.

Дога мотивы кулланылган әсәрләрнең икенче төрендә доганың кешегә тәэсире турында сөйләнә, дигән идек. Г.Тукайның «Таян Аллага» (1910) шигыре нәкъ менә шуңа мисал була ала. Биредә шагыйрь сабый балага Аллаһның кодрәте, рәхмәте чиксезлеген тасвирлап, Аның рәхмәтенә ирешү, «җиһанда якты юл» табу өчен күңелне Аңа багы­шларга, дога кылып ярдәм сорарга кирәклеге турында сөйли:

Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;

Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны, керсез күңелдән тугры юл бар гаршенә!

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!

Минемчә, «Китап» шигырендә дә Китап — Коръән. Әле­ге Китапны укыганда аның дөнья ваклыкларын сөйми башлавы, мәгъсүмләнүе (гөнаһсыз саф кешегә әйләнүе) шуңа ишарә булып тора:

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә рухым төшсә,

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-тилмәш,

Күңелсез уй белән тәмәм әйләнсә баш,

Шул вакытта мин кулыма Китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шунда гына дәртләремә дәрман табам...

Казанның Хәтер мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан да Тукайның әлеге шигыренең Коръән­гә мөнәсәбәтлелеген раслап: «Коръәни-Кәримнең ни дәрәҗәдә иксез-чиксез нур икәнлеген, аңа безнең дә мәхәббәтебезнең иксез-чиксезлеген тасвир кылып, из­гелеккә өндәгән китапларга олуг хөрмәт белән карап «Китап» дигән шигырен язган», — ди. Үзенең фикерен раслап ул «Бәкарә» («Сыер») сүрәсеннән икенче аятьне («Коръәннең Аллаһтан иңдерелгән китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә хак юл күрсәтүче — һидияттер») китерә. Һәм «Аллаһымыз сүзенә таянып Тукай, «хәсрәт соңра хәсрәт килеп» тәмам башы әйләнгән бәндәнең дәртенә кайгыдан чыгу өчен изге китаптан дәрман эзли», — дип яза (Салихҗан Харис. А.Пушкин һәм Г.Тукай иҗатын­да Коръән аһәңнәре / Харис Салихҗан. — Казан: Иман, 2001. — 16 б.). Димәк, «Китап» шигырендә дә Коръән уку — дога уку мотивы бирелә һәм дога укуның кеше

күңеленә тәэсире турында сөйләнә дип нәтиҗә ясарга була.

Дога мотивы белән бәйле булган өченче төр текстлар алдагы икесеннән шактый аерыла. Аларда ачыктан ачык дога йоласы да, доганың тәэсире дә беренче планга куел­маган. Тик Аллаһның рәхмәтенә ышану, билгеле бер эштә Аннан ярдәм сорау, Аңа мөрәҗәгать һәм сыгыну сизелеп тора. Әмма ул гадәти эндәш формасы гына түгел, монда Аллаһка өмет белән ялвару һәм бу теләкнең үтәлүенә ыша­ну аһәңнәре тоемлана. Гадәттә, мондый әсәрләр күңел мо­нологы рәвешендә була. Лирик герой тормыш агымыннан аерылып үз хисләренә бирелә, әйтерсең, күңеленнән генә теләк тели.

Г.Тукайның «Кичке теләк» шигырендә дә өскә калкып торган дога мотивы юк, тик эчке уйлар агымындагы фи­кер үстерелеше, дөнья караңгылыгыннан туйган, өметен җуйган лирик герой күңеленең иң тирән төпкелендәге теләкләрне үз-үзенә җиткерүендә «дога-теләк» мотивы бик ачык тоемлана:

Мин караңгылык эчендә уйланып яткан көйгә,

Нечкәреп күңелем, җылыйм да бер сүз әйтәм лампага: «Ни бәхет! — дим, — иртәгә кич син тагын да янмасаң, Бу ятыштан мин дә мәхшәр җитмичә кузгалмасам!»

Әлеге теләкнең эчтәлеге гадәти теләккә капма-каршы, ягъни лирик герой үзенә үлем сорый. Шулай итеп, шагый­рь иҗатындагы Аллаһка ышану, өметләнү мотивлары гади теләк формасыннан ялвару, сызлану һәм җир тормышы­ның бу бәхетсезлекләреннән туеп илаһияткә күчү — мәң­гелек тынычлыкка ирешүне сорау дәрәҗәсенә җиткерелә. Болар һәммәсе җәмгыятьнең шәхескә мәрхәмәтсезлеген- нән, гаделсезлектән ут йотудан килә.

Г.Тукай иҗатында «изге дога» мотивы яхшылыкка җавап бирү чарасы буларак та кулланыла. Моны шулай ук Коръ­

әндәгечә гыйбадәт, доганың башка нәрсәләрдән дә өстен булуына игътибар иттерү дип карарга була. Мәсәлән, «Фа­тыйма белән Сандугач» шигырендә кошны иреккә чыгар­гач, Фатыйма: «Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога», — дисә, «Кошчык» шигырендә:

Очып киткәндә ул шундый матурлап сайрады моңлы:

Миңа, санки, азат иткән өчен изге дога кылды, - ди.

Җирдәге кешеләр тормышының илаһият-руханият тор­мышыннан аерылгысызлыгы шагыйрь еш мөрәҗәгать иткән дога мотивларында аеруча ачык гәүдәләнә. Тукай Коръән тәгълиматының асылын дөрес аңлавы белән дә безнең игътибарны җәлеп итә. Аныңча, Изге Китап ке­шеләрне язмыштан узмыш фәлсәфәсенә генә бәйләп кал­дырмый, пассив, зар түгеп яшәүгә генә өндәми, иҗтиһад- ка, тырышлыкка, «җәсәрәт»кә, курыкмый, «ялыкмый алга барырга да чакыра. Аның: «Түкмә күз яшь: ярдәмендә һәр заманда Алла бар; Ал җәсарәт, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар!» — дигән шигъри юллары кеше күңелендә алга омтылыш, өмет Аллаһка ышану, иман ныклыгы белән бәй- лелектә ачыла. Кешегә яшәү өчен көч табуда, түбәнсенеп, мәгънәсез тормыш упкынында югалмаска, димәк, иман, рухи ныклык ярдәм итә. Бу хакыйкатьне аңлау күпләре­безне һәлакәттән саклый алыр иде.

Диләрия АБДУЛЛИНА, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясе­нең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты­ның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре

ИСЛАМ ҺӘМ ТУКАЙ
(Факультатив дәрес үрнәге)

Фирдәвес Борһанова, Казанның 23 нче татар-рус мәктә­бе укытучысы

Татарстан Республикасы — төрле милләт вәкилләренең үзара дус, тыныч, бер-берсенең мәдәниятен, динен ихтирам итеп яшәүгә нигезләнгән милли түземлелек үзәге. Тик шул ук вакытта яш ун гаиләнең сигезе таркалу, картлар йортын­да балалы ата-аналарның, урамда үз көнен үзе күреп яшәү­че ташландык яшүсмерләрнең, чат саен хәер сорашып уты­ручыларның саны арту, яшьләребезнең наркотик тартуы, кокаин иснәве — кыскасы, урамда «шприц законы» хөкем итү бик аянычлы күренеш. Балаларыбызның гаиләдә, мәк­тәптә тиешенчә тәрбияләнәме? «Шәфкатьлелек», «иманлы булу», «әхлаклылык» сүзләренә алар нинди мөнәсәбәттә? Шушы һәм башка сорауларга җавап алу һәм балаларыбы­зда дин һәм гореф-гадәтләребезгә ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, Л.Харисованың «Ислам- тынычлылык һәм шәфкатьлелек дине» дигән китабы буенча факультатив дәресләр алып бардым. «Ислам һәм Тукай» дип аталган дәресебез дә укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.

Максат. Дөнья диннәре арасында исламның тоткан уры­нын аңлату; Бөек Тукаебызның исламга мөнәсәбәтен һәм аның иҗатындда диннең чагылышын күзәтү; укучыларда әхлаклылык, толерантлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Тукай портреты, «Коръән» китаплары (татар, рус, гарәп телләрендә), Г.Тукайның сайланма әсәрләре, мөселман календарьлары, Казандагы мәчет рәсемнәре, намазлык, дисбе, дөнья картасы, магнитафон тасмасында «Фатиха» сүрәсе, укучыларның рефератлары.

Дәрес барышы.

Укытучы. Хәерле көн, кадерле укучылар һәм кунаклар! Бик үк гадәти булмаган дәресебезне бөек Тукаебызның Гадилек белән Галилекне үзендә туплаган сүзләре белән башлыйсым килә:

«... бөтен гомеремне вә гакылымны Аллаһы Тәгалә юлында фида иттем».

Сөйләшүебезне диннәр — ислам — Коръән — Тукай — әдәбият дигән буыннардан торган чылбыр буенча алып барырбыз.

Сораулар. Нәрсә ул дин? Дөнядагы нинди диннәрне беләсез? Дин нинди вазыйфа башкара? Фән һәм дин үза­ра бәйләнештә торамы? (Укучылар әлеге сорауларга җавап бирә, рефератларын тыңлаучылар игътибарына тәкъдим итә.)

Укытучы. Динебез татар халкын иң авыр чакларда да исән-имин саклап калды, болганчык заманнарда да хал­кыбыз үз телен, гореф-гадәтләрен онытмады, иманын югалтмады. Дин — башка дөньяви фәннәр — химия, фи­зика, математика кебек үк фән икән. Әмма алардан аер­малы буларак, ул дөньяны бүтән яссылыкта танып белергә өйрәтә.

Сораулар. Буддизм, христиан диннәреннән ислам кайсы ягы белән аерыла? Бу динне кайсы илләрдә тоталар? Кай­сы илләрдә ул дәүләт дине булып санала? (Укучылар ис­ламның дөнья диннәре арасында иң яшь дин булуы, аның килеп чыгу тарихы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Аллаһы Тә­галә тарафыннан илче итеп җибәрелүе турында сөйли; ис­лам динен җир йөзендә бер миллиардтан артык халык то­туын, күпчелек Африка-Азия илләрендә аның дәүләт дине булып саналуын һәм Коръәннең изге китап булуын аңлата, шул илләрне картадан күрсәтә.)

Укытучы. Укучылар, Коръән китабы-ул кешелеклелек китабы. Коръән — хәдисләр һәм догалар җыентыгы гына түгел, ә яшәү өчен кирәкле булган гыйлем, үгет-нәсихәт,

һәр адәмгә туган көненнән алып, аны соңгы юлга озаткан­да да кирәкле фәлсәфи, юридик, әхлакый тәрбия китабы да.

Сорау. Бөек Тукаебызның шушы изге китапка, гомумән, дингә мөнәсәбәте нинди булган? (Шагыйрьнең балачагы ана назыннан мәхрүм булып, ачлык-ялангачлыкта үтсә дә, аның нечкә күңелен юатучы, рухын, киң күңел хыялын туендыручысы Аллаһы Тәгалә була. Гарәп, фарсы, төрек, татар телләрен камил үзләштерү белән бергә, Тукай дин гыйлемен (бу очракта — исламны) энциклопедик дәрәҗәдә белгән. Үз иҗатында дини әдәби китапларны, риваятьләр­не, хәтта Коръән аятьләрен мул кулланган.)

(Коръән китаплары, дини гореф-гадәтләргә кагылыш­лы намазлык, дисбе, һ.б. әйберләр, мәчет рәсемнәре күрсәтелә.)

Укытучы. Балалар, шагыйрьнең дингә уңай мөнәсәбәте кайсы шигырьләрендә ачык чагыла? Укучылар «Туган тел» шигыренең дүртенче строфасын, «Туган авыл» шигыренең түбәндәге юлларын укыйлар:

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,

ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

(Шулай ук шагыйрьнең «Васыятем» (1909), «Мигъраҗ» (1910), «Кадер кич», «Киңәш» һәм башка шигырьләре укы­ла һәм укучылар тарафыннан яттан сөйләнә.)

Укытучы. Дәрьяга тиңләргә мөмкин булган Тукай иҗатыннан дингә багышланган, аның асылын ачкан ши­гырьләр исемлеген әле тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Сабыйның йокларга ятар алдыннан теләк теләп, тәңрегә мөрәҗәгать итүен тасвирлаган «Йокы ал- дыннан»(1908), кайгы-хәсрәт килгәндә сабырлык, ярдәм сорарга өндәгән «Киңәш» шигыре һәм башкалар әнә шун­дыйлардан. Тукай өчен дин — яшь буынна тәрбияләү, гый­лем һәм мәдәният чарасы икәнлеге бик ачык чагыла. Шуңа

күрә дә ул динне пычратучы, диннән бары тик файда-ке- рем эзләүче рухани-түрәләр белән аяусыз көрәше, халкына хезмәт итүче дин әһеле, акыл иясе, эшлекле мәгърифәтче, милли рухлы зат Шиһабетдин Мәрҗәнине олылап, «Шиһаб Хәзрәт» исемле шигырен иҗат итә. («Шиһаб Хәзрәт» ши­гыре яттан сөйләнә.)

Сораулар. Укучылар, сезнең дингә мөнәсәбәтегез ни­чек? «Динле булу — иманлы булу» дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз? Милли рухлы зат булу, сезнеңчә, нидән гый­барәт?» (укучылар әлеге сорауларга җавап бирә. «Динсез­лек — бәхетсезлек» дигән темага реферат тыңлана.)

Укытучы. Димәк, Тукай исламга Коръән аша килгән, изге китапны яхшы белгән, гомере буена иманга тугры­лыклы калган, ә иман — ул, беренчедән пакълек, изгелек, шәфкатьлелек, тәрбиялелек билгесе дә. Тукай шуны яхшы аңлаган, иманлы булып яшәгән, өметен югалтмыйча иҗат иткән.

Балалар, без XX гасырда Тукай белән бергә яшәдек, XXI гасырда да аның белән атлап кердек, татар дөньясы — яңа­рыш юлында. Шөкер, ислам диненә без дә йөз белән бо­рыла башладык. «Ислам — тынычлык, шәфкатьлелек дине» дип аталаган дәресләребез шуның мисалы. Тукаебыз юкка гына «Дин — кешелек мәдәниятенең иң югарысында вә иң өстендә булган каймактыр», дими, һәрдаим укучысын әхлаклылыкка, кешелеклелеккә өнди, милли рухлы булы­рга чакыра.

(Дәрес ахырында язмада «Фатиха» сүрәсе яңгырый.)

(Чыганак: Мәгърифәт, №1, 2003).

«...ИМАН БЕРЛӘ КОРЪӘН ТУЛГАН САДРЕМӘ!»

(Тукай иҗатында дини мотивлар һәм бо-
рынгы әдәбият традицияләре)

Габдулла Тукай әсәрләре үз заманында ук зур уңыш казана. Кыска гына вакыт эчендә ул татар милләтенең сөеклесенә әверелә. Моның сәбәбе — шагыйрьнең күп гасырлык бай әдәби традицияләребезгә таянуында. Ту­кай урта гасырчылыктан яңа реалистик юнәлешкә бо­рылыш чорында иҗат итте. Әдәбиятыбызга яңалыклар алып килүче реалист буларак танылса да, ул иҗатының бөтен тамырлары белән борынгы татар әдәбиятына, Көнчыгыш әдәбиятларына һәм тулаем Ислам мәдәни­ятенә, аның олы казанышларына — тарихи сюжетла­рына, мотивларына һәм форма-шәкелләренә тоташа, шулардан үсеп чыга. Кече яшьтән үк гади халыкның иң самими ышануларын, мәҗүсилек чорыннан ук килгән мифологиясен, соңрак мәдрәсәләрдә Ислам динен һәм аның риваятьләрен күңеленә сеңдереп, борынгы тарихы булган Ислам әдәбиятын укып үскән Тукай, иҗатында

шуларны шигъри таланты, кодрәтле каләме аша үт­кәреп, элекке җирлектә, әмма яңа, югарырак дәрәҗәдә, үз заманына ярашлы һәм үзеннән соң да яшәячәк гүзәл әсәрләр тудыра алды.

Тукай иҗатында борынгы әдәбият мотивлары дигән­дә, иң элек күз алдына Ислам мәдәниятенең бөек китабы Коръән күз алдына килә. Аллаһны бер вә бар дип белгән Тукайның Коръәнгә ихтирамы, мәхәббәте чиксез зур, ул Коръәнне укып әсәрләнә, юана, аннан үзенә чиксез илһам ала:

Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында, Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында, Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗәип сүрә Коръәндин, Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җандин.

Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм:

Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм...

Заманында, XX йөзнең утызынчы елларында, социали­стик реализм идеологлары «вак буржуаз шагыйрь» дип тамга салынган Тукайны, заманга яраштыру өчен, бөтен­ләй атеист ясарга көчәнеп караганнар иде. Ләкин алар- ның бармактан суырылган бу «атеистлыгы» Тукайның берничә шигъри юллары янында, комнан ясалган манара шикелле, ишелә дә төшә. Менә 1909 елда язылган «Ва­сыятем» исемле шигыреннән түбәндәге юлларны укып китик:

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:

Күр, нә рәсмә тулган Иман берлә Коръән садремә!

Садренә, ягъни күңеленә Коръән урнашкан шагыйрь андагы илаһи аятьләрне шигъри юллар белән чын татар­ча әйтеп бирергә омтыла. Коръәннән кергән сюжетлар, мотивлар, персонажлар аның иҗатында зур урын алган.

Ә инде аерым шигырьләре тулаем Коръән аятьләренә багышланган.

Ярты төн булган чагында, китте Мәккә ялтырап:

Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер Пырак. Хазрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: «Йа Рәсүл!

Хак Тәгалә хазрәте тәгъйинләде бу кич вөсул.

Мөнтәзыйрлар, лә мөкәнләр, бар мәләикләр сиңа, Гарше әгълә килде, атлансаң, аягың астына», -

дип башланган «Мигъраҗ» шигыре Коръәни-Кәримдәге 17 нче сүрә нигезендә язылган һәм башка китаплардагы ри­ваятьләрне кабатлаган. Татар әдәбиятында Мигъраҗ, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Иерусалимга сәфәре, әл-Әкъса мәчете гөмбәзеннән күккә ашуы турындагы бу популяр сюжет Рабгузыйның «Кыйссасел әнбия»сеннән (1311), Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел фәрадис»еннән (1358) башлап, XX йөз башына кадәр дистәләрчә әсәрләрдә кабат­ланган. Кечкенәдән үк пәйгамбәрләр тарихын укып үскән Тукайны бу сюжет юкка гына илһамландырмаган, билгеле.

Шагыйрьнең «Кадер кич» дип исемләнгән әсәре дә туры- дан-туры Коръәнгә барып тоташа. Ул андагы «Кадер» дип аталган 97 нче сүрәне шагыйранә тасвирлап биргән. Ша­гыйрь күңел күтәренкелеге, тирән ышаныч, пафос, матур, җиңел тел белән бу кичәне бер монументаль картина итеп сурәтли. Шигырьнең язылу тарихын композитор Мансур Мозаффаров түбәндәгечә аңлата: «Бервакыт әнием Ту­кайдан: «Менә Кадер киче җитә, балаларга җырлар өчен бер шигырь булмасмы икән синдә, Габдулла?» — дип сора­ды. Тукай берничә көннән безгә «Бу Кадер кич — елда бер кич...» дип башлана торган шигырен, үз кулы белән язып, чәчәк ябыштырылган открытка алып килде».

Гомеренең соңгы көннәрендә, Клячкин хастаханәсен­дә ятканда да шагыйрьнең күңеленнән Коръән сүзләре туктап тормый. Менә аның иң соңгы әсәрләреннән бул­ган «Тәфсирме? Тәрҗемәме?» дип аталган шигыре:

Һәр заман, кем насры берлән фәтхе килсә, Алланың - Һич тә бер көч туктаталмый, манигы булмый аның. Син күререң тугры юл тотканны күп төркем халык, Хәмд-ү-тәсбих өннәре берлән гөрелдәр урталык.

Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб Ходай, Ярлыкау эстә, шөкер ит, тәүбә кыл, тәүваб Ходай!

Бу — Коръәни-Кәримнең «Насыр (Ярдәм)» дип атал­ган 110 нчы сүрәсе. Аның гарәпчәдән татарчага сүзгә-сүз тәрҗемәсе болай: «Аллаһның ярдәме һәм җиңүе иреш­кәндә, син кешеләрнең ничек төркем-төркем булып Ал­лаһның диненә керүләрен күрдең; шулай булгач, үзеңнең Раббыңны макта, данла һәм аннан тәүбә сора. Дөрестән дә, Ул — ярлыкаучы!» Күргәнебезчә, Тукайның бу шигы­ре шушы атаклы сүрәнең шактый ук төгәл тәрҗемәсе. Шул ук вакытта, бу — тәрҗемә генә түгел, чөнки анда шагыйрьнең өстәмәләре, аңлатмалары да кереп киткән. Мәсәлән: «Һич тә бер көч туктаталмый, манигы (киртәсе) булмый аның», һәм «Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб (ишек) Ходай» дигән юллар Тукайның үз сүзләре, үз тәф­сире. Шуңа күрәдер дә, ул бераз шикләнептер, ахры, ши­гыренең өстенә «Тәфсирме? Тәрҗемәме?» дип язып куй­ган. Шагыйрь исән булса, бәлки, бу әсәрен яңадан карап чыгып, китап итеп бастырганда башка исем куйган булыр иде. Әмма инде бу — үлеме алдыннан язган соңгы ши­гырьләренең берсен җыентыкта басылып чыгуын күрер­гә Тукайга насыйп булмаган. Ул «Аң» журналының 1913 ел, 7 март санында чыккан нөсхәсен генә күрсә күреп калгандыр...

Коръәндә телгә алынган пәйгамбәрләр, алар белән бәй­ле риваятьләр, ул вакыйгаларда катнашкан төрле персо­нажлар Тукай шигырьләренә бик табигый кереп, тыгыз үрелеп баралар, шагыйрьнең әйтәсе килгән фикерен үтемлерәк итеп бирергә ярдәм итәләр. Чөнки ул заман­ның дин тоткан, аның тиешле кагыйдәләрен үтәп барган,

Коръәнне, әдәбиятны яхшы белгән кешесенә болар бары­сы да бик якын, аңлаешлы булган.

Пәйгамбәрнең вафатыннан соң аслан могҗиза булмас:

Ярылмас ай икегә, һәм кара таштан дөя тугмас, -

Диләр безнең гыйлем әһле. — Ышанмагыз, бу ялгандыр;

Үзем күрдем бүген, безнең заманда могҗиза бардыр: Бүген иртүк миңа шактый бурычлы иптәшем килде, Ялындырмый, талашмый, вәгъдәсендә акчасын бирде.

(«Могҗиза»)

Хәзерге заман укучысы бу юмористик шигырьдәге «ярыл­мас ай икегә», «кара таштан дөя тугмас» дигән сүзләргә ар­тык әһәмият бирмичә генә узып китә. Ә Коръәнне һәм дини мифологияне белгән кешегә бу гыйбарәләр күп нәрсә аңлата. Риваять буенча, кяферләр Мөхәммәд пәйгамбәрне җирдәге могҗизаларына ышанмыйча, аны «сихерче» дип атап, аннан күктә могҗиза күрсәтүен, мәсәлән, үз кодрәте белән айны икегә ярып, ике кисәген ике якка җибәрүен, аннары аларны ике җиң очыннан чыгарып, үзенә сәҗдә иттерүен сорыйлар. Мөхәммәд исә моны үтәп чыга. Тукай менә шуңа ишарәли.

Тәэсир көчен арттыру, күренешләрне җанландырып, көчәйтеп җибәрү өчен Тукай еш кына мифологик мотив­ларны да куллана. Табигать күренешләрен тасвир иткәндә дә бу мотивлар бик табигый рәвештә әсәр тукымасына үре­леп китәләр.

Кисәктән җанланып, бозлар агалар;

Чабалар, берсене берсе кагалар.

Белерсең син боларның мәхшәре дип,

Бу бозларны — үлекләр гаскәре дип;

Өрелмеш дип белерсең, санки, мөгез

Вә яки мөгезен селкеткән үгез.

Болар әллә бара дәһшәтле судка,

Беленми: кайсы — җәннәт, кайсы — утка.

(«Яз»)

«Бәдәвам», «Ахырзаман», «Нәһҗел фәрадис» китапла­рында сурәтләнгән, һәр татар укучысында балачактан та­ныш булган, күңелләрдә курку хисе уяткан Кыямәт көне, бар мәрхүмнәрнең терелеп, бер урынга җыйналулары, ягъ­ни мәхшәр, Исрафил фәрештә быргысының бөтен дөнья­ны тетрәткән авазы, җәннәт һәм тәмуг картиналарын күз алдына китереп, Тукай гади генә бер табигать күренешен дә кешене әсәрләндерерлек итеп тасвирлап бирә.

Шагыйрь татарның элек-электән укылган, балачактан ук хәтеренә сеңгән борынгы классик әдәбиятына, урта гасы­рларның дини әсәрләренә еш мөрәҗәгать итә. «Кыйссаи Йосыф», Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия»се, Хуҗа Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Суфи Аллаһияр шигырьләре һәм бигрәк тә «Мөхәммәдия», «Бакырган»нан алынган мо­тивлар Тукайда еш очрый. Шагыйрь һәммә татарга таныш, сөеп укылган шигырьләрнең үлчәмен, көен, рифмаларын алып, аерым сүзләрен кабатлап, бөтенләй яңа әсәрләр — Тукайның үз чоры кешеләрен, тормыш картиналарын, заман проблемаларын сурәтли торган, бөтенләй көтелмә­гәнчә яңгырашлы әсәрләр иҗат итә.

Тукайның борынгы әдәбиятыбыздан зур бер язма дастан алып, андагы сюжетны, шигырь үлчәмен, тәгъбирләрне тулысынча үз максатында кулланып иҗат иткән зур әсәре бар. Бу — «Печән базары яхуд яңа Кисекбаш» поэмасы. Шагыйрь бу очракта XIV йөзнең героик дастаны «Кисек- баш»ны бөтенләй икенче характердагы, сатирик пландагы әсәре өчен бик уңышлы куллана. Борынгы җитди, героик «Кисекбаш» фонында Тукай заманының татар тормышы үтә вак, кызганыч һәм көлке тоела. Иске «Кисекбаш»ны яхшы белгән шул заман татар укучысында Тукайның «Ки- секбаш»ы гаҗәеп тәэсирләр уята, һушын ала, шаккатыра, заманның бөтен борчулы проблемаларын татар аңына та­гын да калкытыбрак, үтемлерәк итеп җиткерә.

Менә шулай борынгы әдәбиятыбыз традицияләренә нык таянып иҗат иткәнгә күрәдер инде, Тукайның заман­

дашлары Зәки Вәлиди һәм Галимҗан Ибраһимов, аның иҗатына бәя биргәндә, әсәрдә әлләни яңалык күрмиләр. Тукайга караганда югарырак белем алган, рус һәм Европа әдәбиятын, мәдәниятен яхшы белгән, күп укыган бу зы­ялыларның, бәлки, Тукайның шул замандагы рус, француз, алман шагыйрьләре кебек язуын күрәселәре килгәндер. Ләкин Тукай алар теләгәнчә — Көнбатыш әдәбиятчыла­рына ияреп язган булса, аның иҗаты күпчелек халык та­рафыннан яратып, якын итеп һәм аңлап кабул ителмәс иде, минемчә. Бигрәк тә татар дөньясы ничәмә еллар буе килгән уртагасырчылык традицияләреннән яңалыкка, ре­ализмга әле яңа гына борылган чакта андый әсәрләр ха­лыкка ят тоелыр иде, чөнки һәрбер яңалыкны кабул итү өчен мәгълүм бер әзерлек кирәк. Тукайның реализмы — үзе зур бер яңалык. Замандашларының шигырьнең яңалы­гын күреп бетермәүләре дә гаҗәп түгел, чөнки зур вакыйга ерактанрак, еллар үткәч яхшырак күренә. Тукайның иҗа­ты борынгы әдәби мирастан һич аерылгысыз, аның ши­гырьләре шуңа күрә дә бик халыкчан, вакыт сынауларын җиңеп үтә торган үлемсез әсәрләр. Шагыйрьнең бөеклеге дә шунда.

Нәҗип НӘККАШ (ИСМӘГЫЙЛЕВ), Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сән­гать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе «Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан

ЭЧТӘЛЕК

Иям баш сәҗдәгә............................................................................................. 3

Бәйрәм вә сабыйлык вакыты................................................................... 6

Тәәссер................................................................................................................. 7

Бәйрәм бүген!................................................................................................... 7

Васыятем............................................................................................................. 8

Китап..................................................................................................................... 9

Туган авыл....................................................................................................... 10

Туган тел........................................................................................................... 10

Таян Аллага..................................................................................................... 11

Зур бәшарәт!................................................................................................... 12

Мигъраҗ........................................................................................................... 13

Читен хәл.......................................................................................................... 15

Кадер кич......................................................................................................... 15

Валлаһи............................................................................................................. 16

Хәстә хәле......................................................................................................... 17

Даһигә................................................................................................................ 18

Локман Хәким сүзләре.............................................................................. 19

Искәрмәләр һәм аңлатмалар................................................................. 23

Кушымта № 1

Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы......................................... 33

Кушымта № 2

Ислам һәм Тукай.......................................................................................... 40

Кушымта № 3

«...Иман берлә Коръән тулган садремә!»......................................... 44

Литературно-художественное издание

Тукай Габдулла
(Тукаев Габдулла Мухаметгарипович)
«...ВОЗЬМУ Я В СВОИ РУКИ КНИГУ»

Составители — Р.Сайдашева, Н.Сабирзянов.
Казань. Хузур. 1436/2015
На татарском языке

Әдәби-нәфис басма

Тукай Габдулла
(Тукаев Габдулла Мөхәммәтгариф улы)
«...МИН КУЛЫМА КИТАП АЛАМ»

Төзүчеләре — Р.Сәйдәшева, Н.Сабирҗанов.

Дизайнер һәм компьютерда биткә салучы С.Яковлев.

Корректор А.Хәсәнова.

6+

Знак информационной продукции согласно ФЗ от 29.12.2010 г. № 436-ФЗ.

Оригинал-макеттан басарга кул куелды 10.04.2015.

Форматы 84x108 1/32.

Тиражы 1000 экз.

«Хозур» нәшрияты. 420111 Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Тел./факс: +7 (843) 202-07-74.

Сайт: http://www.huzur.ru
Электрон почта: [email protected]
Интернет-кибет: http://huzurshop.ru

Әлеге һәм башка китапларны күпләп алу өчен
түбәндәге телефон номеры буенча мөрәж,әгать итәргә:
+7 (843) 202-07-74.

Кибетләр адресы:

Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 нчы йорт
(Россия ислам институты бинасы);

Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт

(Диния нәзарәте бинасы).

 

[1]  Сыйбъян — балалар.

[2]  Мәгъсуманә — гөнаһсыз, пакь килеш.

[3]  Инсан — кеше.

[4]  Тәәссер — тәэсирләнү.

[5]   Сәрләүхә — исем.

[6]  Тәкълид — ияру.

[7]   Дил — күңел.

[8]  Хәлас булу — азат булу.

[9]   Әкътагъ вә әбтәр — кирәксез һәм яраксыз.

[10] Нәфсе мотмәиннәм — тынычлык тапкан күңелем.

[11] Әһле тәкфир — кяфер, динсез дип әйтүчеләр.

[12] Нә рәсмә — ничек.

[13] Садремә — күкрәгемә (күңелемә).

[14] Сәхифәләр — битләр.

[15] Мәгъсумләнү — гөнаһсыз, саф кешегә әйләнү.

[16] Уйку — йокы.

[17] Яд итү — исенә төшерү.

[18] Булсайде — булса иде.

[19] Гаршенә — югарыга, күккә.

[20] Алла рәхмәте барлык кешегә дә бер.

[21] Бәшарәт — шатлык, сөенеч.

[22] Әһле — халкы.

[23] Чиннәр — кытайлар.

[24] Мигъраҗ — дини мәгънәдә: күккә ашу.

[25] Пырак — җәннәттә фантастик ат.

[26] Бәшарәт әйләде — шатлыклы хәбәр китерде.

[27] Тәгъйинләде... вөсул — күрешү... билгеләде.

[28] Мөнтәзыйр — көтеп торучы, өметләнүче, күзәтүче.

[29] Ля мәкян — урыны билгеле булмаган.

[30] Мәляикләр — фәрештәләр.

[31] Гарше әгъля — күкнең иң югары катлавы.

[32] Садрулды (садир улды) — барлыкка килде.

[33]  Көн фәякүн — бул дию белән үк булу.

[34]  Гаршулды күкләргә рәуан (гареш күкләргә рәван улды) — күкләргә күтәрелде.

[35]  Сәмавәт — күк.

[36] Бәхре вәхдәт — берлек диңгезе (дөньяның бөтенлеге, бердәмлеге таркалу күз алдында тотыла).

[37] Мәхү улды зәмин — җир бетте.

[38] Тәбдил ителү — алмашыну.

[39] Сәҗдә кыйлды Мәүлягә — Аллага баш иде.

[40] Җәмгулып һәрбер нәби — барлык пәйгамбәрләр җыелып.

[41] Булды заһир — барлыкка килде.

[42] Мөнкир — ышанмаучы, танымаучы.

[43] Габдият — табыну.

[44] Фираш — урын, ятак.

[45]  Гөман — уйга килү.

[46] Мәүхыйф — туктый торган урын.

[47] Катле нәфситсәм (нәфес итсәм) — үз-үземне үтерсәм.

[48] Капугъ — ишек, капка.

[49] Әрвах вә рух — үлгән кешеләрнең җаннары.

[50] Мәлаик — фәрештәләр.

[51] Гарше-көрси — күктәге тәхет.

[52] Кәлям — сүз.

[53] Зәмһәрир — көчле суык.

[54] Нәҗат — котылу.

[55] Обломов — мәшһүр рус мөхәррирләреннән Гончаровның бөтен гомере эшсез­лек, ялкаулык вә хәсислектә үткән бер каһарманының фамилияседер (Г.Тукай искәрмәсе).

[56] Сөбатлә (сөбат илә) — ныклык белән.

[57] Җаһил — надан.

[58] Сохбәттәш — гәптәш, әңгәмәдәш.

[59] Мәгъдән — чыккан җире (шахта).

[60] Мәйдане интишарә куйдым — халыкка (мәйданга) чыгардым.